Татарстан мөфтие шәех Хамад Әс-Синан белән очрашты

18 апрель 2016 ел 12:39
Татарстан мөфтие шәех Хамад Әс-Синан белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин диния нәзарәтендә Күвәйтнең Ислам фәннәре җәмгыяте  (KSIS) директоры шәех Хамад Әс-Синан белән очрашты. Шәех Казанга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләренә лекция укырга килде.

Камил хәзрәт кунакны нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды, “Казан басмасы”ның нәшер итүгә әзерләнә торган яңа нөсхәсе хакында сөйләде.

Шәех Хамад Әс-Синан Күвәйттә Коръән фәннәре һәм Изге Китапны дөрес уку буенча конкурсны оештыру комитеты рәисе, Германиядә хәләл оешмасы эшчәнлегенә күзәтчелек агентлыгы идарәсе, Индонезиядәге халыкара ислам фәннәре үзәге әгъзасы, Күвәйтнең Вакыф һәм Ислам эшләре буенча министрлык дәгъватчысы, мәчет имамы булып тора. Шулай ук Күвәйт дәүләт радио һәм телеканалларында программалар алып бара. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы