“Мифтах әл-Коръән”нең электрон варианты darul-kutub.com сайтында

19 апрель 2016 ел 09:40
“Мифтах әл-Коръән”нең электрон варианты darul-kutub.com сайтында

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, күренекле галим Каюм Насыйриның (1825-1902) “Мифтах әл-Коръән”  (“Коръәнгә ачкыч”) китабының  электрон варианты “Хозур” нәшрият йортының darul-kutub.com сайтына урнаштырылды.

Каюм Насыйри тарафыннан төзелгән “Мифтах әл-Коръән”  мөселман дөньясында Изге Коръәннең беренче белешмәлек-конкордансы булып тора. Бу китап – татар галименең дүртъеллык киеренке хезмәте нәтиҗәсе. Ул аны 1886 елда төгәлләгән. “Бу иҗтиһадымның иң биек ноктасы” – Каюм Насыйри үзе бу хезмәтен фәндәге иң зур тырышлыгы җимеше дип бәяләгән. Басма 2 томда тәкъдим ителә: беренчесе – “Каләм Шәриф” – конкорданс төзегәндә Каюм Насыйри тарафыннан нигез буларак алынган Коръәннең 1861 елгы Казан басмасы факсимилесы, икенчесе “Мифтах әл-Коръән” кулъязмасы факсимелесыннан гыйбарәт.

“Мифтах әл-Коръән”  (“Коръәнгә ачкыч”) биредә - darul-kutub.com

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы