Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, күренекле галим Каюм Насыйриның (1825-1902) “Мифтах әл-Коръән” (“Коръәнгә ачкыч”) китабының электрон варианты “Хозур” нәшрият йортының darul-kutub.com сайтына урнаштырылды.
Каюм Насыйри тарафыннан төзелгән “Мифтах әл-Коръән” мөселман дөньясында Изге Коръәннең беренче белешмәлек-конкордансы булып тора. Бу китап – татар галименең дүртъеллык киеренке хезмәте нәтиҗәсе. Ул аны 1886 елда төгәлләгән. “Бу иҗтиһадымның иң биек ноктасы” – Каюм Насыйри үзе бу хезмәтен фәндәге иң зур тырышлыгы җимеше дип бәяләгән. Басма 2 томда тәкъдим ителә: беренчесе – “Каләм Шәриф” – конкорданс төзегәндә Каюм Насыйри тарафыннан нигез буларак алынган Коръәннең 1861 елгы Казан басмасы факсимилесы, икенчесе “Мифтах әл-Коръән” кулъязмасы факсимелесыннан гыйбарәт.
“Мифтах әл-Коръән” (“Коръәнгә ачкыч”) биредә - darul-kutub.com .



