Болгар академиясен оештыруда катнашучы галимнәрнең берсе шәех Габдеррәзәк әс-Сәгъди 22 апрельдә Чаллының “Тәүбә” мәчетендә җомга намазы үткәрде. Намаздан соң ул ике сәгатькә якын мәчет әһелләре сорауларына җаваплар бирде.
Шәех Чаллыга пәнҗешәмбе килгән иде. Ул бу көнне “Тәүбә” мәчетенең актлар залында гыйлемнең фазыйләтләре турында дәрес үткәрде. Анда 100гә якын кеше катнашты. Ул шулай ястүдән соң мөгаллимнәргә гарәп теле буенча дәрес бирде.
Шәехнең җомга вәгазен тыңларга мөселманнар башка мәчетләрдән дә килгәннәр иде. Аның вәгазен һәм дәресләрен урыс теленә “Тәүбә” мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев югары дәрәҗәдә тәрҗемә кылып барды.




