Төмән өлкәсенең Вагай районы Тугыз һәм Казанлы авылылларында яшәүчеләр зур афәт кичерә – авылдагы хуҗалыклар су астында калып бара. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте иницитивасы белән Казан мөселманнары зыян күрүчеләргә ярдәм итү йөзеннән акча һәм әйберләр җыю оештырды.
Гуманитар ярдәм кабул итү пунктлары:
1. Ярдәм мәчете, Казан шәһәре, Серов урамы, 4а, телефон: 223-03-59;
2. Мәрҗәни мәчете, Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 17 йорт, телефон: 293 36 86;
3. Иман нуры мәчете, Казан шәһәре, Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 32 йорт.
Әлеге игелекле эшкә шулай ук Казанның Кабан арты мәчете кушылды. Көнкүреш кирәк-яракларын (җылы киемнәр, бозылмый торган азык-төлек, урын-җир кирәк яраклары һ.б.) Бөтендөнья татар конгрессына да китерергә була. (К. Маркс урамы, 38/5)




