Казанның Галиев мәчетендә (Г.Тукай урамы, 40) ислам фәннәре буенча үткәрелүче дәресләр Рамазан ае тәмамланганчы тукталып тора. Соңгы дәрес 12 майда була.
Мәгълүм булганча, укулар узган елның декабрендә башланды. Биредә атна дәвамында тәҗвид, хәнәфи фикъһы, Коръән тәфсире һәм хәдис фәннәре буенча дәресләр бирәләр. Аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм Россия ислам институты мөгаллимнәре алып бара.
Дәресләр 18.00дә башлана.
Галиев мәчете адресы: Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 40нчы йорт.




