16 май көнне Нурлат районы Колбай-Мораса авылының мәдәният йортында “Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.
Конференциянең темасы: “Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин һәм совет чорында Ислам дине” (Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның тууына 120 ел тулуга багышлана).
Бу чараны оештыручылар: Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Нурлат районы мөхтәсибәте һәм Мифтахов Фәрид Фәиз улы җитәкчелегендә Казан шәһәренең Нурлат якташлар җәмгыяте.
Конференциядә Татарстан мөфтие, Әхмәдзәки хәзрәт шәкертләре, танылган галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, Нурлат районы халкы катнашуы көтелә.
Әхмәдзәки Сафиуллин (1896-1995) совет чорының күренекле дин эшлеклесе. Ул революциягә кадәрге билгеле Кизләү мәдрәсәсендә белем алган. 1970-1990 елларда, ул чакта Казанда эшли торган бердәнбер мәчет – Мәрҗани мәчетендә имам, 1980 елдан – СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте казые, Голәмәләр шурасы әгъзасы була. Авыл музеенда дин юлында гомере буе армый-талмый хезмәт иткән, 1920 еллар башында Колбай-Мораса авылында имамлык иткән мөхтәрәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның шәхси әйберләре саклана.
Узган ел "Иман” нәшрияты "Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин" дип аталган китапны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән "2015 ел - татар дин галимнәре елы" кысаларында нәшер итте.
КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН КҮРЕНЕКЛЕ ДИН ӘҺЕЛЕ ӘХМӘДЗӘКИ ХӘЗРӘТ САФИУЛЛИННЫҢ ТУГАН АВЫЛЫНДА БУЛДЫ



