21 май көнне республикабызның Болгар шәһәрендә "Болгар җыены" оештырыла. Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чарага баруны оештыра. "Катнашырга теләгән райондашларыбызны 20 майга кадәр 21334, 21340 номерларына шалтыратып, автобуска урыннар алып куярга чакырабыз", - дип хәбәр итә мөхтәсибәт сайты. Соңгы елларда Болгар шәһәрендә зур үзгәрешләр һәм яңа биналар салынды. Әммә бу елгы җыен аеруча тантаналы, чөнки Болгар шәһәрендә дин галимнәрен әзерли торган академия бинасы нигезенә таш салыначак.
Кайбыч мөхтәсибәте Болгар җыенына әзерләнә
13 май 2016 ел 13:07
Соңгы яңалыклар
Каһирәдә БИА һәм "Әл-Әзһәр"университеты хезмәттәшлегенең юл картасын имзаладылар
21 гыйнвар 2026 ел 08:48
Татарстан Мөфтие – Каһирә шәһәрендә Ислам эшләре буенча Югары шураның 36 нчы Генераль халыкара конференциясендә
19 гыйнвар 2026 ел 13:30
Нәзарәт 2026нчы елда Рамазан өчен фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәрен билгеләде
19 гыйнвар 2026 ел 12:06
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

