14 майда Кайбыч мөхтәсибәте хезмәткәрләре район мәхәлләләрендә имам булып эшләгән пенсионерларның өйләренә барып, Җиңү бәйрәме белән котладылар. Кайбыч районында алдагы елларда имам булып эшләп инде икенче мәртәбә пенсиягә чыккан дүрт имам бар: Салтыйган авылында Шамил хәзрәт, Иске Чәчкаб авылында Зиннәт хәзрәт, Чүти авылында Минсәит хәзрәт һәм Касыйм хәзрәт. Аларның икесе - Зиннәт хәзрәт һәм Касыйм хәзрәт Бөек Ватан Сугышы ветераннары. Хәрби бәрелешләрдә катнашып сугышта яраланып кайтканнар. Аллаһы Тәгалә аларга һәм барлык сугыш һәм тыл ветераннарына саулык -саләмәтлек, иман нигъмәте һәм ике дөнья бәхетен насыйп әйләсә иде.
Кайбычта ветеран имамнарны хөрмәтләделәр
16 май 2016 ел 10:31
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт Рамазан аена биналарны бизәп куярга чакыра. Иң яхшы бизәлешкә – хаҗ юлламасы!
27 гыйнвар 2026 ел 09:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



