11 майда ТР МДНнең Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм казыйлар катнашында үткәрелгән җыелышта түбәндәге карарлар кабул ителде:
2016 елга зәкят нисабы күләме - 224000 сум.
Фитыр сәдака нисабы күләме - 21600 сум.
Беренче тәравих намазы - 5 июньдә.
Уразаның беренче көне – 6 июнь.
Мәчетләрдә тәраваих 20 рәкәгать укыла.
Уразаның соңгы көне – 4 июль.
Ураза бәйрәме - 5 июль.
Бәйрәм намазы башлану вакыты сәгать 7.00дә.
Фитырның күләме - 100-600 сум.
Фидия күләме – 200 сум.




