Республика ифтары 22 июньдә уздырыла

17 май 2016 ел 17:08
Республика ифтары 22 июньдә уздырыла

22 июнь көнне “Казан Арена” стадионында IV республикакүләм ифтар ашы узачак. Бирегә ун меңләп мөселман җыелыр дип көтелә.

Мәгълүм булганча, үткән елны ифтар мәҗлесендә биш меңгә якын кеше катнашты. Бирегә Татарстанның дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар чакырылган иде.

Ошбу чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм “Казан-Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә оештырылды.

Быел күмәк намаз “Казан-Арена” стадионы газонында укылачак. Мөфти әйтүенчә, махсус капланган япма газонны зыяннан саклаячак. Камил хәзрәт билгеләп узганча, күмәк намаз уку стадион җитәкчелеге белән килештерелгән. Моның хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат чарасында хәбәр итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы