2016 елның 16 май көнендә Нурлат районы Колбай-Мораса авылының мәдәният йортында "Беренче Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары" республикакүләм фәнни-гамәли конференөиясе үткәрелде. Конференциянең темасы: “Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин һәм совет чорында Ислам дине” (Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның тууына 120 ел тулуга багышланды).
Бу чараны Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Нурлат районы мөхтәсибәте һәм Мифтахов Фәрид Фәиз улы җитәкчелегендә Казан шәһәренең Нурлат якташлар җәмгыяте оештырды.
Конференция эшчәнлегендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин, Әхмәдзәки хәзрәт шәкертләре, дәүләт вәкилләре, танылган галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, Нурлат районы халкы катнашты.
Бу конференциядә катнашучылар фикеренчә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин кебек халкыбызга рухи-әхлакый тәрбия биргән, армый-талмый хезмәт иткән танылган дин әһелләребезнең мирасын, хезмәтләрен бастырырга һәм таратырга кирәк. Бу максатларга ирешер өчен конференциядә катнашучылар түбәндәге тәкъдимнәрне гамәлгә ашырырга кирәк дип саныйлар:
1. Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укуларын ел саен үткәрү;
2. Икенче Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укуларын 2017 елның 28 мартында Бөтендөнья Татар Конгрессының Казан бүлеге ярдәме белән Казан шәһәрендә үткәрү. Җаваплы Мифтахов Фәрид Фәиз улы;
3. Нурлат шәһәрендәге яңа төзелгән Ислам үзәгенә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемен бирү;
4. Әзмәдзәки хәзрәт Сафиуллин чорында хөзмәт иткән татар дин галимнәренең тормышларын һәм мирасын өйрәнү;
5. Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин хөзмәт иткән мәчет урынында урнашкан идарә бинасының бер бүлмәсендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин музеен булдыру;
6. Конференция материалларын китап рәвешендә бастыру.
“Беренче Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә резолюция кабул ителде
18 май 2016 ел 09:59
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт Рамазан аена биналарны бизәп куярга чакыра. Иң яхшы бизәлешкә – хаҗ юлламасы!
27 гыйнвар 2026 ел 09:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



