Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Болгар ислам академиясе һәм Дәмәшкъ университеты арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды. Әлеге дини мәгариф өлкәсенә кагылышлы документны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Дәмәшкъ университеты ректоры Мөхәммәд Хәсән әл-Курдый,Левант галимнәре җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан әл-Бутый имазалады.
Бу чара Фәннәр академиясендә «Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору» халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы кысаларында булды.




