20 майда Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлегендә язгы сессиясы башланды. Студентларны сәламләп мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев чыгыш ясады һәм нәтиҗәле эш теләде. Биредә 10 көн дәвамында Татарстан районнарыннан төрле яшьтәге ир-атлар дини гыйлем туплаячак. Сессия вакытында барлык студентлар тулай торак белән тәэмин ителә. Май ахырында хатын-кызлар төркеме өчен сессия башлана.
22 май көнне мәдрәсәнең читтәтен торып уку бүлегенең чыгарылыш курс студентларына диплом тапшыру тантанасы булды.