Бөгелмә мөхтәсибәте “Сабыйга” акциясе старт алуын хәбәр итә.
Акция кысаларында ятим сабыйлар өчен көндәлек кирәк-яраклар, гигиена әйберләре, памперслар җыела. Хәйрия чарасында катнашырга теләгән һәркем оештыручыларга мөрәҗәгать итә ала: Татарстан, Бөгелмә шәһәре, Үзәк мәчет. Белешмәләр өчен телефон: 8- 919-627-59-66, 4-16-98
Акция дәвамында җыелган барлык кирәк-яраклар да Бөгелмә балалар хастаханәсенә тапшырыла.
Акция 30 майга кадәр дәвам итә.