Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан мәчетләре каршындагы курсларда белем алучылар арасында оештырылган өченче Коръән уку бәйгесе ачылышында катнашты. Быел бәйге Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды һәм бүген мәркәзебезнең Сәед Галиев урамы, 6нчы йорт адресы буенча ачылган “Регистан” ресторанында узды.
Чарада мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге директоры Ибраһим хәзрәт Сабиров катнашты.
Бәйге 4 номинациядә узды:
(Коръәннең 30 нчы өлешен яттан сөйләү)
Коръәннең 29 нчы, 30 нчы өлешләрен яттан сөйләү
Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән дөрес итеп уку
Коръәнне яттан белү
Коръән бәйгесенең нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак һәм сайтка эленәчәк. Чара ахырында мөфти “Регистан” рестораны җитәкчесенә рәхмәт хаты тапшырды.