Бүген Казанның Галиев мәчетендә “Мөслимәләр мәктәбе” үзенең яңа сезонын ачып җибәрәчәк. Әлеге проектны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге гамәлгә ашыра.
Хатын-кызлар өчен махсус тренинглар, мастер-класслар, төрле өлкә белгечләре белән очрашулар быел айга ике тапкыр сишәмбе көннәрендә узачак. Бүген очрашу Габдулла Тукай урамы, 40 нчы йортта 17.30 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле.
“Мөслимәләр мәктәбе” проекты 2016 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Проект кысаларында ир-ат һәм хатын-кыз мәсьәләләре, җәмгыятьтә хатын-кызның урыны, исламда гаилә мөнәсәбәтләре һәм башка темаларга белгечләр чыгыш ясый. Шулай ук очрашуларда рухи һәм дини мәсьәләләрдән тыш, дөньяви сораулар да күтәрелә: мисал өчен, финанс мәсьәләләре, җәмгыятьтә хатын-кызның хокукы һәм хаклары.