Татарстанның "ДУМ РТ хаҗ" рәсми хаҗ-операторы изге сәфәрне уңышлы оештыруга зур өлеш керткән хаҗилар төркемнәре җитәкчеләрен, табибларны, дин белгечләрен, хаҗиларны җыйды. Алар белән очрашуга республиканың мөселманнар башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин килде.
- Хаҗ ул гади генә гыйбадәт түгел, анда бөтен гыйбадәтләр тупланган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кем Аллаһы ризалыгы өчен гөнаһлар кылмыйча һәм талашмыйча хаҗ кыла алса, ул анадан яңа тугандай сабый бала сыман гөнаһсыз килеш кайтыр», – ди. Сез шундый олуг гыйбадәткә сәбәпче булдыгыз, шул ук вакытта үзегез дә хаҗ кылдыгыз», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан мөфтие. Ул шулай ук 2018 елда хаҗ сәфәрен уңышлы оештыруда үзеннән зур өлеш керткән төркем җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды, киләчәктә дә уңышлар теләде.
Хаҗ сезоны нәтиҗәләре буенча, быел Татарстаннан 1800 кеше изге сәфәр кылды. Хаҗиларны республикадан төрле белгечлектәге 20 табиб озата барды, өзлексез медицина хезмәте күрсәтелде.