«Иң мөһим бурыч – хәләл өлкәсендә илкүләм стандартлар булдыру»

24 апрель 2019 ел 18:11
«Иң мөһим бурыч – хәләл өлкәсендә илкүләм стандартлар булдыру»

Бүген, Шәгъбан аеның 19 нчы көнендә, «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе кысаларында «Ислам хезмәттәшлеге оешмасындагы әгъза булып торучы илләр белән хезмәттәшлек итү кысаларында илкүләм хәләл стандартлары» дип исемләнгән сессия үткәрелде. Фикерләшү мәйданчыгы РИИның Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге һәм «Хәләл продукция һәм хезмәтләр»не стандартлаштыру буенча техник комитеты тарафыннан оештырылды. Сессиянең модераторы булып Татарстан мөфтие урынбасары, техник комитет рәисе, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Чарада шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, РФ Метрология һәм техник җайга салу федераль агентлыгы (Росстандарт) җитәкчесе урынбасары Антон Шалаев, Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) генераль сәркатибе Ихсан Овют, Дубай ислам икътисадын үстерү үзәгенең стратегик планлаштыру департаменты башлыгы Сәид Мөбарәк Харбаш Әл Марри һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, сессияне ачып,  хәзерге көндә иң актуаль һәм мөһим бурыч – хәләл өлкәсендә илкүләм стандартларны булдыру тора, дип ассызыклап үтте. Ул искәртеп узганча, 2017 елда Росстандарт каршында Россия ислам институты базасында  “Хәләл продукция һәм хезмәтләр” буенча 704нче техник оешты. Комитетның төп бурычлары – базардан фальсификацияле хәләл азык-төлекне, хезмәтләрне кысрыклап чыгару максатыннан, хәләл продукция җитештерү үзенчәлекләрен исәпкә алган норматив-техник база булдыру. Моннан тыш, комитет халыкара эшчәнлек алып баруны, шундый ук халыкара оешмалар тәҗрибәсен өйрәнү һәм Россиядә гамәлгә  кертүне күз уңында тота.

Рәфикъ хәзрәт әйтүенчә, хәләл өлкәсендә илкүләм стандартларны әзерләү барышында халыкара тәҗрибәне өйрәнү бик мөһим. Шулай да, теге яки бу илнең стандартын турыдан-туры күчереп алу һәм аны Россия җирлегендә куллану мөмкин түгел. Ник дигәндә, әлеге стандартларның күпчелеге берконфессияле мөселман дәүләтләре шартларында эшләнгән һәм алар дөньяви күпконфессияле Россиягә туры килеп бетми.  Шуңа да бу өлкәдәге халыкара тәҗрибәне өйрәнеп, аны безнең ил шартларына яраклаштырырга кирәк.

Үзенең чыгышында Николай Титов Татарстанда хәләл сәнәгате базарын нигездә азык-төлек тәшкил итүенә игътибар юнәлтте. «Татарстанлыларның күп өлеше өчен хәләл туклану – тормыш рәвеше. Республикада хәләл продуктлар базар чагыштырмача яшь һәм аның өлешенә елына 7 миллиард сум туры килә, бу – авыл хуҗалыгының тулаем продуктының 3,2 проценты. Шул ук вакытта аңа ихтыяҗ бик зур һәм ул ел саен 10-15 процентка арта”, - дип сөйләде спикер.

Росстандарт җитәкчесе урынбасары Антон Шалаев хәләл өлкәсендә стандартлаштыру эшчәнлеге моннан ике ел элек башланып китүен искә алды. “Ул чакта без Россиядә хәләл продукция әйләнеше 10 миллиард сумнан артты дип горурлана идек. Нибары ике ел узды, һәм Татарстан Республикасында гына да бу күрсәткеч 7 миллиард сумнан артып китте, Россиядә – 40 миллиард сумнан артык. Шул рәвешле, Россиядә хәләл продукция һәм хезмәтләр гаҗәеп тизлек белән үсеш ала, - диде ул.
Антон Шалаев билгеләп узганча, хәләл сертификация таләпләрен унификацияләү күздә тотыла. Моның ярдәмендә әлеге продукциягә карата ышанычны арттыру планлаштырыла. Бүген күп кенә дәүләтләр стандартлаштыруны дәүләт контроле, кулланучыларның хокукларын яклау коралы сыйфатында файдалана, шул рәвешле хәләл брендлар, товарлар һәм хезмәтләргә карата ышанычны арттыра.

Үз чыгышында Росстандарт җитәкчесе урынбасары шулай ук “якынча милли стандарт” буларак гомумфедераль стандарт быел ук кабул ителәчәге турында белдерде, аның гамәлдә булу вакыты якынча бер елны тәшкил итәчәк. Сынау үтү нәтиҗәләре буенча документны эшләп бетерүгә караган тәкъдимнәр тупланачак. Алга таба әлеге стандартны милли дәүләт стандартлары кысаларына күчерү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез: техник комитет 15 милли стандарт (шул исәптән сертификация үткәрү, хәләл дарулар эшләү барышын бердәм билгеләүчеләрне) эшләп чыгарырга ниятли. Шулай итеп, Россиядә хәләл базарын системага салу нәкъ менә техник комитетның нәтиҗәле эшләвенә бәйле. 

Антон Шалаев әйткәнчә, Россиядә хәләл өлкәсендә ирекле сертификацияләүнең 26 системасы теркәлгән, аларның һәрберсе үз кагыйдәләре буенча эш алып баруын дәвам итә. “Кызганыч ки, лаеклы рәвештә сертификацияләүче органнардан тыш, базарда коммерсантлар да бар, аларның бурычы – хәләл азык-төлек һәм хезмәт күрсәтүләр тарату буенча изге эш башкарган булып акча эшләү. Милли стандартның булуы әлеге эшне системага салырга һәм ирекле сертификацияләү буенча намуссызларны юкка чыгарырга ярдәм итәчәк”, – диде ул.

Спикер шулай ук Казахстан, Кыргызстан кебек илләр белән берлектә дәүләтара техник комитет төзү кирәклеген ассызыклап узды, бу эшнең максаты – дәүләтара гостлар эшләп чыгару, ул Евразия икътисади берләшмәләре базарына эшләүче предприятиеләргә продукцияне куллану мөмкинлеген бирәчәк. “Россия стандартларын халыкара таләпләр белән җайга салу илебез экспортерларына киләчәктә чит ил базарларына юл ачарга тиеш”, – дип белдерде спикер.

Сессия барышында Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) генераль сәркатибе Ихсан Овют дөньяның төрле илләрендә милли стандартларны эшләп чыгару һәм тормышка тәҗрибәсе һәм барышы турында сөйләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы