Мөфти Мәккәдә Бөтендөнья ислам лигасы башлыгы белән очрашты

27 май 2019 ел 17:17
Мөфти Мәккәдә Бөтендөнья ислам лигасы башлыгы белән очрашты

Бүген, Рамазан аеның 22 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәккәдә Бөтендөнья ислам лигасы Генераль сәркатибе Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Иса белән рәсми очрашуда катнашты. Кара-каршы узган әңгәмәдә шулай ук Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һ.б.лар катнашты.

Очрашу барышында Бөтендөнья Ислам лигасының генераль сәркатибенә һәм бүген Мәккәдә үз эшен башлап җибәргән «Коръән һәм Сөннәт текстларында урталык һәм модерация кыйммәтләре» халыкара конференциясендә катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миннехановның сәламләү хаты тапшырылды. Шулай ук очрашуда Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Исаның Татарстан Республикасына сәфәрен искә алдылар, аның барышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья ислам лигасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. Татарстанда булганда, ул Казанда гына түгел, Болгарның истәлекле урыннарында да күреп китте. Үз чиратында Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Иса Россиягә соңгы визиты вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров белән очрашу уздыруына шат булуын белдерде.

- Мин Россиядә күргәннәремә шат булдым. Сезнең ил кешеләренең йөрәкләре ачык. Мин Россиянең бөек ил дип аталуына лаеклы булуына инандым. Мине үз кардәшем буларак каршы алдылар һәм җомга вәгазе белән мөселманнар алдында иркен чыгыш ясарга мөмкинлек бирделәр. Боларның барысы да Россиянең ислам дөньясының бер өлеше булуын раслый. Мине башка конфессияләр белән дус һәм тату яшәүче һәм үсешкә омтылучы мөселманнар шатландырды.

Әңгәмәдә барышында шулай ук Бөтендөнья ислам лигасы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән берлектә Согуд Гарәбстанында "Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллаү төркеменең чираттагы утырышын уздыру мөмкинлеге турында фикер алышынды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый тәкъдим белән Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим үзе чыкты. "Әлеге чараны әйдәп баручы халыкара ислам оешмалары катнашында Согуд Гарәбстанындә уздыру үсеш өчен зур синергия бирәчәк", – дип ассызыклады ул очрашу вакытында.

Бөтендөнья ислам лигасы генераль сәркатибе шулай ук билгеләп үтте: "Утырышны уздыру дөньяның башка илләренә Россиянең төрле конфессияләр һәм халыклар вәкилләренең тату яшәве үрнәге булып торуын күрсәтергә ярдәм итәчәк. Мондый төркемне булдыру инде үзе үк күрсәткеч булып тора. Әлеге утырыш Россия белән ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа сәхифәсен ачар һәм сезнең илнең багланышларга ни дәрәҗәдә ачык икәнен күрсәтер, дип ышанам». Ул якын арада әлеге мәсьәлә буенча эшне башларга вәгъдә итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы