Мөфти Ютазы районына эшлекле cәфәр кылды

18 июнь 2019 ел 14:24
Мөфти Ютазы районына эшлекле cәфәр кылды

Шәүвәл аеның 14 нче көнендә Татарстан мөфтие Ютазы районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин район башлыгы Рөстәм Нуриев белән күреште. Очрашу вакытында Татарстан мөселманнары башлыгы район җитәкчесе белән төбәктәге дини вәзгыять буенча фикер алышты.

Мөфти катнашында очрашулар Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсендә дәвам итте. Биредә Камил хәзрәт Сәмигуллин мәдрәсәнең көндезге һәм читтән торып уку бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасында катнашты. Быел мәдрәсәне тәмамлаучылар рекордлы санда булуы белән үзенчәлекле иде: “Фәнис” мәдрәсәсен 2018-2019 нчы уку елында барлыгы 69 чыгарылыш шәкерте бетерде. Мөфти хәзрәт чыгарылыш шәкертләренә үзенең ихлас теләкләрен, нәсыйхәт сүзләрен җиткерде: “Киләчәк хезмәт юлыгызда һәм тормышыгызда алган белемнәрегезне нәтиҗәле файдалануыгызны телим. Раббыбыз ныклы иман, бәрәкәт һәм тәүфикъ бирсен!”

Алга таба күркәм вакыйгалар Ютазы районы Бәйрәкә авылында дәвам итте. Биредә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин яңа мәчетнең нигез ташы салыну тантанасында катнашты. Авылда яшәүче дин кардәшләребезнең сөенечен бүлешергә  шулай ук район авылларыннан да имамнар җыелган иде. Мөфти барлык катнашучыларны сәламләп, тәбрикләү сүзләрен җиткерде, районның дини тормышында актив катнашкан өчен район башлыгы Рөстәм Нуриевка Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәхмәт хатын тапшырды. Аннары әлеге тантанага килүчеләр “Гобәйдия” музеенда булды, иске зиратта сакланып калган элекке каберлекләрдә дога кылды. Катнашучылар тарихи җирлектә күргәннәренә соклануларын белдерделәр, күркәм эшләрнең дәвамлы булуын теләделәр.

yutazy.ru сайты фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы