“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышында нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты эшчәнлеге билгеләп үтелде

19 июнь 2019 ел 16:20
“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышында нәзарәтнең  “Хозур” нәшрият йорты эшчәнлеге билгеләп үтелде

Бүген, Шәүвәл аеның 16-нчы көнендә, Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Ил башкаласына ул “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы эшендә катнашу өчен килде. Утырыш Россия чит ил эшләре министрлыгының Зур йортында презентация рәвешендә узды – киңәшмәдә катнашучыларга “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме эшчәнлеген, аерым алганда, Төркемнең яңа эш ысуллары һәм механизмнарын, аның төп юнәлешләрен тәкъдим иттеләр. Чараның спикерлары сыйфатында Россия Федерациясе Чит илләр эшләре министры Сергей Викторович Лавров, Татарстан Республикасы Президенты, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм аның Төркемдәге урынбасары Фәрит Мөбәрәкшович Мөхәммәтшин булды.

Республика башлыгы искәрткәнчә, бүген дөньяда мөселманнар саны 1,7 млрд кеше тәшкил итә һәм үсә бара. Россиянең мөселман халкы да арта.

«Сәяси, икътисадый, мәдәни һәм мәгариф өлкәләрендә ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлекнең күптәнге традициясе бар. Россия Президенты Владимир Путин мөселман илләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә», - дип билгеләп үтте, аерым алганда, Миңнеханов.

Россия дәүләт эшлеклесе Евгений Примаков һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан 2006 елда булдырылган “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме турында сүз йөрткәндә, Рөстәм Миңнеханов аның эшчәнлегенең зур ихтыяҗга ия булуын ассызыклап узды.

ТР Президенты сүзләренә караганда, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме кысаларында хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре булып бүген хәләл банкинг һәм хәләл продукция җитештерү, шулай ук хәләл яшәү рәвешен үстерү тора.

«Хәзер бу перспективалы һәм киңкырлы юнәлеш. Мөселманнарның  ихтыяҗлары – бизнес өчен яхшы мөмкинлекләр. Ислам динен тотучы төбәкләрдә генә түгел, әлеге стандартлар буенча эшли ала торган төбәкләрдә дә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Фәрит Мөхәммәтшин докладында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты эшчәнлеген уңай яктан билгеләп үтте. Нәшрият йорты “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең Россия һәм Ислам дөньясы илләренең үзара мәгълүматлылыгын арттыру эшен гамәлгә ашыруга актив рәвештә җәлеп ителә.

Эшлекле очрашуда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре илчеләре, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең гамәлдәге әгъзалары, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, Россия Федерациясе Федераль җыены, Татарстан Республикасы вәкилләре һәм РФ субъектлары башлыклары, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре катнашты.

Россия Федерациясенең мөселман илләре белән мөнәсәбәтләрен мәдәниара һәм цивилизацияара кораллар ярдәмендә үстерү максатыннан 2006 елда Евгений Максимович Примаков һәм Минтимер Шәрипович Шәймиев җитәкчелегендә “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме булдырылды. 2014 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин рәислек вазыйфасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка йөкләде. Бүгенге көндә Төркемгә 27 мөселман иленнән 33 күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шул исәптән чит ил эшләре буенча элеккеге министрлар һәм премьер-министрлар, шулай ук Ислам Кынчыгышының танылган дин галимнәре керә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы