Диния Нәзарәте  Башкортстан мөфтиятенә “Хозур” нәшрияты китапларын җибәрде

21 июнь 2019 ел 14:44
Диния Нәзарәте  Башкортстан мөфтиятенә “Хозур” нәшрияты китапларын җибәрде

Татарстан Диния Нәзарәте Башкортстан мөфтиятенә “Хозур” нәшрияты китапларын җибәрде. Хәнәфи фикъһенә караган әлеге басмалар мәдрәсәләрдә файдаланылачак. Күрше республика мөфтиятенә китаплар тәэмин итү тугандаш халык белән багланышларны көчәйтү максатында һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән күпкырлы хезмәттәшлек кысаларында башкарылды.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Хәсән ибн Аммар ибн Али әш-Шурунбулялиның гарәп телендә басылган "Нур әл-идах" (фикъһе) китабы, шулай ук гарәп телендә дөнья күргән «Исгафуль-муриддин ли-икамати фараид ад-дин» (авторы – шәйх Абдулгани бин Талиб ад-Димашки) китабы, татар теленә тәрҗемә итеп басылган «Әт-Тәсһил әд-дарури ли мәсәил Әл-Кодури» китаплары тапшырылды.

Агымдагы елның март аенда Башкортстан МДНнән рәсми делегация Казанга килгән иде. Кунакларны Татарстан мөфтияте, аның карамагындагы “Зәкят” фонды, хаҗ, вакыф оешмалары, Россия ислам институты, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге эшчәнлекләре һәм тәҗрибәләре кызыксындырды. Очрашу нәтиҗәләре буенча, ике як дини оешмалар арасында хезмәттәшлек алып бару һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләсендә кулга-кул тотынып эшләргә кирәклеге турында сөйләшенгән иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы