Татарстан мөфтие танылган спортчы һәм тренер белән күреште

21 июнь 2019 ел 15:09
Татарстан мөфтие танылган спортчы һәм тренер белән күреште

Бүген, Шәүвәл аеның 18 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә тхэквондо буенча югары категорияле тренер, ушу-саньда буенча Россия һәм халыкара ярышлар чемпионы Гусейн Магомедов белән очрашты. Әлеге чарада төп сүз үсеп килүче буынны һәм яшьләрне физик культура һәм спорт рухында тәрбияләү, аларны төрле начар гадәтләрдән һәм күренешләрдән саклау буенча эшчәнлек алып бару юллары хакында барды.

Танылган спортчы яшьләр сәясәтен дөрес оештырганы һәм спортка зур әһәмият биреп, төрле кызыксындыру чаралары өстендә эшләгәне өчен мөфти хәзрәткә зур рәхмәт сүзләрен җиткерде: “Дөресен әйткәндә Татарстан мөфтиятен һәм мөфтиен күреп бик тә сокландым, моны берничек тә яшерәсем килми. Хәзрәт барлык шәригать сорауларына аңлаешлы итеп җаваплар бирә, күркәм холыклы, спортчы сөючән кеше... Безнең төп шигаребез – “Халыклар бердәмлеге – көчле Россия”. Киләчәктә Татарстанда кайбер спорт төрләрен киң җәелдерү буенча сүз алып бардык. Мөфти хәзрәт игътибар белән тыңлады, барысы өчен дә зур рәхмәт”.

Алга таба Гусейн Магомедов мөфтине “Universal Fighters” көрәш клубы эшчәнлеге белән таныштырды һәм дөньякүләм чемпионнар катнашында Казанда мастер-класс үткәрү теләген җиткерде. Әлеге чарада танылган тренерлар кардәшләребезне көрәш (единоборство), грэпплинг, тхэквондо, ирекле көрәш, дзюдо, ушу кебек спорт төрләре белән таныштырачак.

Очрашу ахырында мөфти хәзрәт спортчыга нәзарәт алып барган эшчәнлекне югары бәяләгәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлеккә “Хозур” нәшрияты бастырган китапларны бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы