Түбән Кама җәмигъ мәчете мөслимәләр өчен ярминкә оештырды

24 июнь 2019 ел 14:42
Түбән Кама җәмигъ мәчете мөслимәләр өчен ярминкә оештырды

Түбән Кама җәмигъ мәчете ишегалдында «Талантлар ярминкәсе» дип исемләнгән чара уздырылды. Ярминкәдә үзләренең эшләрен 25 җирле мөслимә – кул эшләре белән шөгыльләнүче остабикәләр, кондитерлар, рәссамнар тәкъдим итте. Бу көнне сатуга бәйләнгән кием-салым, уенчыклар, картиналар, кулинария эшләнмәләре һәм башка бик күп әйберләр куелды.

Чараны Түбән Кама җәмигъ мәчетенең хатын-кызлар советы оештырды. Ярминкәнең төп максаты – мөселман хатын-кызларының иҗади потенциалын ачыклау, аларга  үз эшләрен бөтен шәһәргә тәкъдим итү мөмкинлеге бирү.

Ярминкә тәмамланганнан соң, мөслимәләр чәй өстәле артында киләчәккә уртак эш планнары турында фикер алышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы