Баулы мөхтәсибәтендә дини тәрбия бирү чараларына 70 бала йөри

25 июнь 2019 ел 09:48
Баулы мөхтәсибәтендә дини тәрбия бирү чараларына 70 бала йөри

Хәзерге вакытта, мәктәп балаларының җәйге каникуллары баруын күздә тотып, Татарстан мөхтәсибәтләрендә балалар өчен дини тәрбия чаралары бара. Катнашырга теләүчеләрнең күплеген исәпкә алып, Баулы районында әлеге чаралар берьюлы ике урында – малайлар өчен “Гали” мәчетендә һәм кызлар өчен “Өмет” мәчетендә бара. Барлыгы 70 балага өчен бай эчтәлекле программаны Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе, Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре әзерли. Спорт уеннары һәм күңел ачу программаларыннан тыш, яшүсмерләр Ислам дине нигезләре буенча дәресләр тыңлый, Коръән укый һәм сүрәләр ятлый. Моннан тыш, кызларга кул эшләре, чигү-тегү, яулык бәйләү буенча мастер-класслар бирелә. Ике атна дәвамында мәктәп балалары шулай ук туган як тарихын өйрәнәчәк, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнаячак, сәламәтлекләрен ныгытачак, иптәшләре белән аралашачак.

Татарстанның башка шәһәрләре дә балалар һәм яшүсмерләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү мөмкинлегеннән файдалана: хәзерге вакытта, мисал өчен, Казанның “Шамил” мәдрәсәсенә 5-11 яшьлек 50-60 бала дүрт төркемгә бүленеп йөри. Дәресләрнең соңгы көне – 29 июнь. Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәтенә караган “Гаилә” мәчетендә кичә дини тәрбия бирү чараларының икенче төркеме башланып китте. 7-12 яшьлек малайлар һәм кызлар 5 июльгә кадәр мәчеткә килеп шөгыльләнәчәк. “Иман нуры” мәчете 17 июнь-7 июльдә 6-11 яшьлек кызлар өчен, 8 июль-28 июльдә 12-17 яшьлек кызлар өчен, 29 июльдән 18 августка кадәр 6-12 яшьлек малайлар өчен дини тәрбия чаралары оештырачак.

Мамадыш мәдрәсәсендә шулай ук балаларның җәйге укулары дәвам итә. Мәдрәсә базасында әле узган атнада гына бер төркем балалар гыйлем алып, ял итеп, бүләкләр алып таралышкан булсалар, хәзер аларга алмашка мәхәлләләрдән 50 кешедән торган кыз балалар төркеме рухи сәламәтләндерү үзәгенә җыелдылар. Унынчы ел рәттән мәдрәсәбездә каникуллар вакытында шундый чаралар, бәйгеләр, викториналар, мастер-класслар үткәрелеп килә.

Бай программа 18-25 июль көннәрендә Алабуга мөхтәсибәтендә көтелә. Биредә балалар өчен “iMan” очрашулары үткәреләчәк. Әлеге көннәрдә балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, финанс грамоталыгы нигезләре буенча практик тренинглар, рольләргә бүленеп икътисадый уеннар уйнау, өстәлгә утырып эшлекле уеннар уйнау, эшмәкәрләр белән күрешү, танып белү чаралары, квестлар, спорт һәм иҗат эшләре көтә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы