Мөфти кунаклар белән Россиядә беренче федераль мөселман call-үзәге һәм VR турында сөйләште

27 июнь 2019 ел 14:53
Мөфти кунаклар белән Россиядә беренче федераль мөселман call-үзәге һәм VR турында сөйләште

Бүген, шәүвәл аеның 24 нче көнендә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә төрле дәрәҗәдәге мөхтәрәм кунаклар белән эшлекле очрашулар үткәрде. Көньяк Африка Республикасында мөфтилек дәрәҗәсенә ирешеп, хәзерге вакытта имам-хатыйблар булып эшләүче Мәүләнә Аршад һәм Мәүләнә Мулла Билал белән әңгәмә барышында кунаклар ислам диненең Россиягә таралу тарихын өйрәнү ниятеннән килүләре хакында җиткерделәр, берничә көн дәвамында Казан шәһәренең тарихи урыннарында, Мәрҗани, Апанай, Галиев, Кол Шәриф мәчетләрендә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә булганнар, дини гыйбадәт биналарының архитектурасына караган үзенчәлекләр, җирлеккә караган гореф-гадәтләр белән танышканнар, фәнни хезмәтләр һәм мәкаләләр өчен бай мәгълүмат туплаганнар.

Татарстан мөфтие Казанга яратып килүләре өчен кунакларга рәхмәтен белдерде, нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге казанышлары турында сөйләде. Моннан тыш, сөйләшү барышында Кол Шәриф мәчетендә бертуктаусыз Коръән укылу, татар һәм рус телләрендә тәфсирләр эшләнү хакында сүз барды. Алга таба мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларны Рамазан аеның беренче көнендә рәсми рәвештә эшли башлаган һәм бүген дә үз эшен дәвам итүче «Даруль-ифта» сall-үзәге эшчәнлеге белән таныштырды. Тәүге аен сынаулы рәвештә эшләгән сall-үзәк әлеге хезмәтнең халык арасында югары ихтыяҗга ия булырга мөмкинлеген күрсәтте. Барлыгы бер ай эчендә нәзарәтнең шәригать белгечләре сall-үзәк аша Россиянең төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкорстан республикаларыннан, Чиләбе, Омск, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәүдән һ.б. төбәкләрдән килеп ирешкән 300 дән артык мөрәҗәгатьне эшкәртергә өлгерде. Республика мөфтиятенең «Даруль-ифта» сall-үзәге илдә шалтыратулар эшкәртү буенча бушлай федераль номерлы бердәнбер мөселман үзәге булып кала бирә.

Нәзарәткә килгән икенче делегация вәкилләре шулай ук республикабызга һәм мөфтиятебезгә зур ышаныч белдереп, зур хезмәттәшлекне башлап җибәрү нияте белән килде. Дагыстан эшмәкәре Абусупьян Хархаров һәм Британиянең “Территория” студиясе VR-продюсеры Марат Сәйфетдинов белән барган очрашу виртуаль чынбарлыктагы (VR) проектлар эшләү мөмкинлекләрен тәкъдим итү рәвешендә барды. Мөфти хәзрәт кунаклар белән алдынгы технологияләрне Татарстан тарихы, аерым алганда Шәһре Болгар, Казанның тарихи мәчетләре белән таныштыру ниятеннән, мәгариф, дәгъват өлкәсендә куллану турында фикер алышты. Гомумән алганда, Татарстан мөфтияте үз эшчәнлегендә инновацион технологияләрдән киң файдалана: нәзарәт 6 мобиль кушымта ("Куръан "Казан басма", Казан һәм Татарстан шәһәрләре һәм районнары өчен намаз вакытлары, "Гыйбадәте исламия", "Халяль справочник России", "Азан" радиосы) һәм darul-kutub.com электрон китапханәсен эшләп чыгарды, Россиядә беренче федераль "Даруль-ифта" мөселман cаll-үзәген ачып җибәрде һ.б. Әлеге проектларның барысы да мөселманнар арасында зур популярлык казанды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы