Болгарга бөтен Россиядән: нәзарәт VIII Мөселман яшьләре форумын әзерли

21 июнь 2019 ел 14:23
Болгарга бөтен Россиядән: нәзарәт VIII Мөселман яшьләре форумын әзерли

2019 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның мөселман дин әһелләре белән Болгарда узган очрашуы кысаларында балалар һәм яшьләр өчен Бөтенроссия рухи-мәгариф лагере оештыру тәкъдиме яңгырады. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан елына ике тапкыр үткәрелә торган традицион Мөселман яшьләре форумы куелган бурычларга җавап бирә. Хәзерге вакытка 12-19 июль көннәрендә Болгар музей музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан палаткалы шәһәрчектә узачак VIII Мөселман яшьләре форумында катнашу өчен Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Мәскәүдән, шулай ук Казакъстаннан барлыгы 140-тан артык гариза кабул ителгән. Искәртеп үтик: җыенда катнашуга 18 яшьтән алып 30 яшькәчә 200 кеше чакырыла. Гаризалар 2019 елның 7 июленә кадәр кабул ителә.

Мөселман яшьләре форумы – егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы. Быел чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышлана. Өммәтебезнең иң сәләтле, актив һәм өметле вәкилләрен туплаячак бу җыен кысаларында лекцияләр, дәресләр, дөньякүләм танылган шәхесләр белән очрашулар оештыру каралган. Форумның остазлары – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, ислам хокукы нигезләре буенча магистр, шәех Абдуррахим Лакрим һәм Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә, Хәнәфи фикһе, тәфсир буенча хезмәтләр авторы Әхмәд Әл-Хәнәфи.

Тирән белем бирү программасыннан тыш, яшьләрне бай күңел ачу өлеше көтә: тренинглар һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, шулай ук интеллектуаль һәм спорт уеннары. Форумда катнашучылар бер атна дәвамында иманнарын ныгытачак, Россия һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләр белән аралашачак һәм Коръән белән якыннан танышачак. 

Форумда катнашу өчен:

1. Сылтама буенча теркәлү узарга һәм гариза тутырырга;

2. Оештыручылар Форумга ни өчен нәкъ менә сезне алырга тиеш булуы хакында пост язарга һәм аны #фмм_8 хэштегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга;

3. Язмада VK @forummuslimmol; Instagram @muslimmol сәхифәләрен билгеләргә кирәк.

Катнашучының профиле ачык булырга тиеш, юкса аның язмасы күренмәячәк. 

Форумга бару хакы 1000 сумны тәшкил итә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы