Мәскәүдә Ислам мәгарифе Советы утырышы уза. Аны мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин алып бара

29 июль 2019 ел 14:08
Мәскәүдә Ислам мәгарифе Советы утырышы уза. Аны мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин алып бара

Бүген, Зөлкагдә аеның 26 нчы көнендә, Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин җитәкчелегендә республикабызның мөселман дини уку йортлары җитәкчеләре делегациясе, Ислам мәгарифе советы утырышында катнашу өчен, Мәскәүгә сәфәр кыла. Әлеге киңәшмә эшендә шулай ук РФ Президенты Администрациясе, Россия Фәннәр академиясе вәкилләре катнаша.

Утырышта Россиядә ислам белеменең сыйфатын үстерү һәм яхшырту өчен кирәкле мөһим мәсьәләләрне, шул исәптән, патриотик тәрбия бирү һәм ислам уку йортлары студентларында гражданлык хисен формалаштыру буенча яңартылган модульләр белән урта һөнәри һәм югары (бакалавриат, магистратура) дини белем бирү стандартын карау планлаштырыла. Моннан тыш, Россиянең мөселман уку йортларында кулланыла торган төп уку әдәбиятына күзәтү ясау һәм анализлау, шулай ук шәкертләрне максатчан җыю һәм ислам уку йортларына иҗтимагый аккредитация механизмнары буенча фикер алышу көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы