Грозныйда Татарстан мөфтие һәм Чечня Башлыгының очрашуы узды

24 август 2019 ел 15:01
Грозныйда Татарстан мөфтие һәм Чечня Башлыгының очрашуы узды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 23 көнендә, Грозныйда Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыровның Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуы узды. Күрешү Чечняда беренче президент А.А. Кадыйровның 68-еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналар тәмамланганнан соң, Рамзан Әхмәтовичның резиденциясендә аның киңәшчесе һәм Чечня мөфтие Сәлах хаҗи Межиев катнашында узды. 

Чечня башлыгы һәм мөфтиләр Камил хәзрәт һәм Сәлах хаҗи Россия өммәтенең үсеш юнәлешләре, илебездә һәм дөньяда гомуми дини вәзгыять турында сөйләштеләр. Беррәттән сүз Исламның үсешенә, аның асыл кыйммәтләре ныгуына һәм рухи традицияләрен торгызуга каршылык тудыручы аеруча кискен проблемалар турында да барды. Рамзан Ахматович Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка үзенең сәламләү сүзләрен җиткерергә сорады һәм ике мөфтият арасында багланышларны көчәйтергә дигән тәкъдим белән чыкты. Тәкъдимдә хезмәттәшлекне Россиядә мөселман инфраструктурасын төзүдә һәм дин кардәшләрнең хокукларын яклау өлкәсендә алып бару күздә тотылды. Шул ук вакытта Чечня башлыгы әлеге мәсьәләләрдә һәм Россия җәмгыятендә Исламның абруен күтәрү, ислам дәүләтләре белән тыгыз элемтәләр булдыруда илебез Президенты Владимир Путиннның бәяләп бетергесез ролен дә әйтеп китте. Рамзан Ахматович өстәп Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм Камил хәзрәт Сәмигуллинның үзенә, югарыда аталган мәсьәләләрдә Чечнядагы дин кардәшләр белән бердәм фикердәшлектә һәм теләктәшлектә булулары өчен рәхмәт белдерде. 

Үз чиратында Камил хәзрәт Чечня лидерына әлеге очрашуга һәм Әхмәд Кадыйров истәлегенә багышланган чараларга чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларда алган тәэсирләре  белән уртаклашты. Татарстан мөселманнары башлыгы кичә ачылган Пәйгамбәрﷺ исемендәге "Мөселманнар горурлыгы" мәчетенең архитектурасына соклануын белдерде һәм ул, һичшиксез, Россия мөселманнарының казанышы дип аталырга лаек, дип ассызыклады. Шулай ук мөфти хәзрәт Чечняда узган тантаналар ислам дөньясының игътибарын җәлеп итте, Россиядәге исламны иң күркәм яктан күрсәтеп, мөселман илләре белән якынаю өчен мөмкинлекләрне киңәйтте, дип белдерде. Очрашу истәлеге итеп мөфти хәзрәтләре Чечня Башлыгына үзенең башкаруында Коръәннең тулы аудиоязмасын бүләк итеп тапшырды. 

Бүген Камил хәзрәт Грозныйдагы сәфәрен дәвам итәчәк һәм мөфти Салах Хаҗи Межиев белән Рамзан Кадыров резиденциясендә узган күрешүләргә нәтиҗәләр ясар өчен, Татарстанның һәм Чечня мөфтиятләренең үзара багланышларын арттыру мөмкинлекләре турында уйлану өчен кабат очрашачак. 

Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечня Республикасына ЧР Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәд-Хаҗи Кадыйровның тууына 68 ел тулу уңаеннан уздырылган чараларда катнашу өчен Чечня Республикасы Башлыгы Р.А. Кадыйров чакыруы буенча килде. Кичә бәйрәм кысаларында Пәйгамбәрﷺ исемендәге "Мөселманнар горурлыгы" мәчете, Дурди Шейх исемендәге хафизлар мәктәбе ачылды. Моннан тыш, Грозныйда Халыкара Изге Коръән укучылар конкурсы узды. Шулай ук Камил хәзрәт Чечен Республикасының Беренче Президенты А.А. Кадыйровның туган авылы Әхмәт-йортта булды һәм Чечен Республикасы башлыгы, Россия Герое Рамзан Кадыйров исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы