Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча динара төркеменең Димәшкътәге мәктәпне торгызу эшләре ахырына якынлаша

26 август 2019 ел 10:52
Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча динара төркеменең Димәшкътәге мәктәпне торгызу эшләре ахырына якынлаша

20 август көнне Татарстан мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән багланышлар советының Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча динара эшче төркем утырышында катнашты. Әлеге чара барышында Димәшкъның Барза районында гомумбелем бирү мәктәбен торгызу, төзекләндерү буенча алып барылган эшләргә кайбер нәтиҗәләр ясалды һәм алдагы көннәргә планнар билгеләнде. Бүгенге көндә 5 катлы мәктәп төзекләндерелеп, ремонт эшләре башкарылды, хәзерге вакытта уку йортына кирәкле җиһаз, уку инвентарьлары, парталар, өстәлләр сатып алына. 23 сентябрьдә, уку елына әзерлек эшләре тәмамланганнан соң, әлеге мәктәпнең тантаналы ачылышы узачак, әлеге чарага бу изге эшне башкарып чыгу буенча үзләреннән зур өлеш керткән төрле дин вәкилләреннән торган күпләгән кунаклар чакырулы.

Салих хәзрәт Ибраһимов ассызыклап узганча, әлеге әлеге күркәм эштә төрле милләтләр, конфессияләр бергә кулга-кул тотынып катнашты, сугыш авырлыгын кичергән халыкка хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтте. Әлеге мәктәптә 13-15 яшьлек 1000 бала белем алачак – нәкъ менә шуның хәтле кешенең киләчәк тормышын кайгыртып, гыйлем алуларында мөмкинлекләр тудыру өчен зур ярдәм күрсәтелде. Әйтергә кирәк, Татарстан мөфтияте мәктәпне төзекләндерүгә иң зур ярдәм күрсәтүче дини оешмаларның берсе булды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы