Нәзарәттә мәдрәсә җитәкчеләре 2019-2020 нче уку елына әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

26 август 2019 ел 13:24
Нәзарәттә мәдрәсә җитәкчеләре 2019-2020 нче уку елына әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 25 нче көнендә, ТРмөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә һөнәри белем бирү оешмалары (мәдрәсәләр) җитәкчеләренең яңа 2019-2020 нче уку елына кабул итү кампаниясенең башлангыч нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Мәдрәсә директорларын сәламләп, ул Татарстанда мөселман мәгарифе системасы алдында торган бурычларны билгеләде, киләсе уку елында эшчәнлекне оештыру буенча теләкләрен җиткерде һәм уку процессында милли-төбәк компонентын көчәйтү кирәклегенә игътибар итте.

Алга таба киңәшмәдә катнашучылар республика мәдрәсәләрендә көндезге, читтән торып һәм кичке бүлекләрдә кабул итү кампаниясенең башлангыч нәтиҗәләрен ясадылар. Уку йортларына читтән торып һәм кичке уку формаларына керү дәвам итүгә карамастан, кайбер мәдрәсә җитәкчеләре кампания барышы турында хәбәр иттеләр һәм аның нәтиҗәләре буенча үз фаразлары белән уртаклаштылар. Шулай итеп, абитуриентлар саны буенча иң күп санлысы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе булган: биредә көндезге бүлеккә 114 гариза бирелгән, нәтиҗәдә 72 кеше кабул ителгән. Читтән торып уку бүлегенә – 134 гариза бирелгән, 94 кеше кабул ителгән. Кичке бүлеккә кабул итү дәвам итә. Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә көндезге бүлеккә 45 кеше кабул ителгән. Кичке һәм читтән торып укуга кабул итү дәвам итә. Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсендә көндезге бүлеккә 26 кеше кабул ителгән. Моннан тыш, быел "Госмания" урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1 сыйныфка 18 укучы барачагы билгеле булды.

Киңәшмә барышында «Һөнәри мөселман мәгарифенең белем бирү стандартын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, Россия Ислам мәгарифе советы рәисе, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Мәдрәсә директорлары алдында чыгыш ясап, ул шулай ук 2019 елның 29 июлендә Мәскәүдә узган Россия Ислам мәгарифе Советының соңгы утырышы нәтиҗәләре турында сөйләде һәм яңа уку елы башлану белән Россия мөселман уку йортларын көтә торган яңалыклар хакында әйтеп узды.

Утырыш кысаларында шулай ук ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча республика олимпиадасын оештыру мәсьәләләре дә каралды. Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар мәчет курсларын онлайн форматында үткәрү башлангычы белән чыгыш ясадылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы