WorldSkillsта көн саен ике меңләп кеше хәләл туклана

26 август 2019 ел 14:46
WorldSkillsта көн саен ике меңләп кеше хәләл туклана

22-27 август көннәрендә Казанда узучы һөнәри осталык буенча 45-нче WorldSkills дөнья чемпионатында катнашучылар өчен хәләл туклану зонасында көн саен ике меңләп кеше туклана. Ярышлар башланган көннән алып биредә хәләл стандартлары буенча әзерләнгән 8300 порция өләшенгән. Шулай итеп, хәләл туклану зонасына WorldSkills катнашучыларының 20 проценттан артыгы, шул исәптән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр йөри. “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә урнашкан хәләл туклану пункты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарт комитеты күзәтүендә эшли. Төшке аш 11.00-15.00 сәгатьтә, кичке аш 17.00-22.00 сәгатьтә уза. WorldSkills чемпионатында катнашучылар Европа, көнчыгыш, татар кухнясына караган ризыклардан авыз итә, ә менюга килгәндә – салат-бар, беренче һәм икенче ашлар, мич ризыклары, яңа китерелгән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр тәкъдим ителә. Көндезге һәм кичке ашлар менюсы һәрвакыт алышынып тора. Катнашучылар хәләл ашамлыкларны сайлап алуның күптөрле булуына һәм биредә тудырылган барлык мөмкинлекләргә сөенүләрен белдерәләр. Малайзия, Индонезия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Иордания, Төркия, Иран кебек ил вәкилләре хәләл туклану зонасының даими кулланучылары.

Хәләл туклануны оештырудан тыш, Комитет рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин узган җомгада чемпионатта катнашучыларга гарәп һәм инглиз телләрендә вәгазь сөйләде. Ирек хәзрәт үзенең чыгышында ислам динендә спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сүз алып барды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы