Татарстан мәдрәсәләрендә “Экстремизмга – юк!” дип исемләнгән  ачык дәресләр үткәрелә

05 сентябрь 2019 ел 16:40
Татарстан мәдрәсәләрендә “Экстремизмга – юк!” дип исемләнгән  ачык дәресләр үткәрелә

Татарстан мөселман уку йортларында “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында ачык дәресләр үткәрелә. Остазлар шәкертләргә ялган дини идеяләрне пропагандалый торган экстремистик төркемнәрдән саклану чаралары турында лекцияләр сөйли.

Мисал өчен, шундый ачык дәрес кичә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә узды. Мәдрәсә мөгаллиме Рамил хәзрәт Бикбаев тыелган оешмаларның эшчәнлеген фаш итте, ялган мөселман агымнары һәм экстремистик әдәбиятның куркынычлыгы турында сөйләде.

Иң зур ачык лекция бүген Россия ислам институтында беренче курс студентларына оештырылды. Лекцияне КИУның дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, БИА доценты, “Исламда дини агымнар һәм төркемнәр” дәреслеге авторы Дамир (Сәет хәзрәт) Шаһавиев алып барды. Лекция темасы шулай ук радикализм һәм аның гуманизм, исламга каршы юнәлтелгән фикерләренә багышланды.

- Ислам турында аз гына булса да белемгә ия кеше шуны аңларга тиеш: экстремизм һәм дин – бер-берсенә капма-каршы төшенчәләр. Ислам – тынычлыкка, белемгә һәм үсешкә өнди торган дин, - дип ассызыклап узды Дамир хәзрәт.

11 сентябрь көнне ачык дәресләрне берьюлы өч дини уку йортында – Яр Чаллы, Әлмәт һәм Буа мәдрәсәләрендә үткәрү планлаштырыла. Урыссудагы «Фәнис» мәдрәсәсендә ачык дәрес 18 сентябрьдә, Кукмара һәм Мамадыш мәдрәсәләрендә 22 һәм 30 сентябрьдә узар дип көтелә. «Мөхәммадия»дә ачык дәресне әлеге уку йортының директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин алып барачак. Лекцияләрендә остазлар экстремизм һәм терроризм төшенчәләренә ачыклык кертәчәк, аларның куркыныч булуы һәм ислам кануннары белән каршылыгы турында сөйләячәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы