ТР мөфтие Балык Бистәсе мөхтәсибәте имамнарына Шәһадәтнамәләр тапшырды

12 сентябрь 2019 ел 13:11
ТР мөфтие Балык Бистәсе мөхтәсибәте имамнарына Шәһадәтнамәләр тапшырды

Бүген, Мөхәррәм аеның 13-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балык Бистәсе районына эшлекле сәфәр кыла. Биредә Үзәк мәчеттә район мөхтәсибәте имамнары җыелышы узды. Чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дини эшчәнлек алып баруны рөхсәт итә торган төп документын – Шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасы үткәрелде.

Җыелыш алдыннан Камил хәзрәт Сәмигуллин Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов белән очрашты. Әңгәмә барышында мөхтәсибәт эшчәнлеге нәтиҗәлелеге һәм мәхәлләләрнең үсеше мәсьәләләре хакында фикер алышу узды. Эш сәфәре кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин районның мактаулы аксакалы, озак еллар имам-мөхтәсиб вазыйфасын башкарган Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдиновның да хәл-әхвәлләрен белеп чыкты.

Алга таба мөфти, район башлыгы һәм имам-мөхтәсиб Рамазан хәзрәт Хисаметдинов Үзәк мәчеттә мөхтәсибәт җыелышында һәм Шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасында катнашты. Иң элек сәламләү сүзләре белән җыелышта катнашучыларга Татарстан мөселманнары башлыгы мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында Камил хәзрәт имамнарга Диния Нәзарәтенең Коръән тәфсирләрен әзерләү эше барышы турында сөйләде.

Аннары имамнарны район башлыгы һәм имам-мөхтәсиб сәламләде. Барлык чыгышлардан соң, чараның тантаналы өлеше башланып китте: мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 44 имамга Шәһадәтнамәләр тапшырды. Таныкларны тапшыру тәмамлангач, дин әһелләре җитәкчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Очрашу ахырында Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов имамнарга рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Чара Коръән уку һәм дога кылу белән төгәлләнде.

Балык Бистәсе мөхтәсибәтендә барлыгы 46 мәчет эшләп килә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы