«Хозур ТВ»ны карагыз: яңа сезонда мөфтигә сорау бирергә һәм намаз укырга өйрәнергә була

17 сентябрь 2019 ел 09:30
«Хозур ТВ»ны карагыз: яңа сезонда мөфтигә сорау бирергә һәм намаз укырга өйрәнергә була

16 сентябрьдән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” телеканалы яңа тапшырулар челтәренә күчте. Яңа телевизион сезонда телеканал тамашачыларын берьюлы берничә яңа телепроект белән сөендерәчәк. Алар арасында – Казан мәчетләренең бай тарихы белән таныштыра торган «Бер мәчет тарихы», намаз уку серләренә төшендерүче анимацияләнгән «Намазга өйрәник» («Учимся читать намаз»), Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин белән «Нуруль-Идах» китабы буенча «Фикх дәресләре», шулай ук Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ, аның сәхабәләре һәм ислам тарихында тирән эз калдырган дин галимнәре тормышыннан алынган кызыклы вакыйгалар турында сөйләүче “Гыйбрәтле тарихлар” (“Поучительные истории”) тапшырулары. Тамашачыларның күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча эфирга “Сорау – җавап” (“Вопрос –ответ”) тапшыруы чыгачак – мөселманнарны борчыган актуаль сорауларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирәчәк.

«Хозур ТВ» – Россиянең беренче мөселман телевидениесе. Телевизион проект, җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы,  «Таттелеком» җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Телеканал татар һәм рус телләрендә кабельле тапшырулар режимында күрсәтә.

Искәртеп узыйк: “Хозур ТВ" Россиядә беренче мөселман телеканалы буларак эшли башлауга быел март аенда 1 ел тулды. Шушы чагыштырмача кыска вакыт аралыгында телеканал зур уңышларга иреште! Бер ел эшләү дәверендә “Хозур ТВ” тапшырулар географиясен шактый киңәйтте: "Таттелеком", “Ростелеком” "Уфа-нет", “Дом.ру” операторлары аша телеканалны Татарстан, Башкортстан республикаларында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Воронеж шәһәрендә карарга мөмкин. Шул ук вакытта каналны www.huzurtv.ru сайтында тәүлек әйләнәсе карап була.

Бүген “Хозур ТВ”ның youtube-каналына теркәлүчеләр саны 650 меңнән артты, ә "караулар"ның гомуми саны – 120 миллионнан күбрәк!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы