“Экстремизмга – юк!”: Казан мөхтәсибәтләре арасында мини-футбол буенча турнир узды

16 сентябрь 2019 ел 20:42
“Экстремизмга – юк!”: Казан мөхтәсибәтләре арасында мини-футбол буенча турнир узды

Бүген, Мөхәррәм аеның 17-нче көнендә, "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында Казанда мөхтәсибәтләр арасында мини-футбол буенча традицион турнир узды.  Ярышлар "Ярдәм" мәчетенең спорт мәйданчыгында үтте.

Мөхтәсибәтләр арасында турнир Коръән аятьләрен укудан башланып китте. Футбол командаларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде: "Бу уенда оттыручылар юк. Монда һәркем - җиңүче. Үз нәфесен җиңүче!".

Турнир әйләнүле система буенча узды: һәр команда бер-берсе белән очрашып уйнады. Барлык 3 матчта да җиңеп, күчмә Кубокка Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте ия булды. 6 очко җыеп икенче урынны Совет районы мөхтәсибәте яулады. Өченче урынга Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте лаек булды. Турнир нәтиҗәләре буенча шулай ук иң яхшы уенчылар да билгеләнде. 

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары берләшү, татулыкны ныгытуның һәм яшь мөселманнар мөхитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуның мөһим бер чарасы булып тора. Алар гомум кабул ителгән кыйммәтләр кыйммәтләр һәм “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булуның актив гражданлык карашы буенча шәхесне формалаштыруга юнәлдерелгәннәр. Спорт чаралары һәм турнирлар оештыру буенча актив эш яшьләр арасында дини күрәлмаучанлык, сабырсызлык идеяләренә көрәштә бик нәтиҗәле булуын күрсәтте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Көчле мөселман Аллаһы каршында, көчсез мөселманга караганда, күркәмрәк һәм сөеклерәк, гәрчә аларның икесендә дә хәерлелек бар...” Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең иң зур спорт башлангычлары булып Мәрҗани исемендәге Кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча Республика турнирлары уздыру да тора.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы