БГӘнең ислам эшләре һәм иганәчелек буенча идарә рәисе РИИда булды

19 сентябрь 2019 ел 15:55
БГӘнең ислам эшләре һәм иганәчелек буенча идарә рәисе РИИда булды

Бүген, Мөхәррәм аеның 20-нче көнендә, Россия ислам институтында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең ислам эшләре һәм иганәчелек буенча Баш идарә рәисе шәех, доктор Мөхәммәд Матар Сәлим бин Абид Әл Кәгъби булды.

Мөхтәрәм кунак РИИ китапханәсен, Татарстанда ислам мәгарифе музеен карады һәм уку йортының ректоры, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин белән очрашты.

Рәфикъ хәзрәт институт эшчәнлеге һәм укыту юнәлешләре хакында мәгълүмат бирде. Ул билгеләп үткәнчә, РИИ-да Россиянең 45 төбәгеннән һәм БДБ илләреннән студентлар белем ала. Ректор шулай ук чит ил югары уку йортлары белән хезмәттәшлек мәсьәләсен дә күтәрде.

- РИИны тәмамлаучылар укуларын Марокко, Мисыр, Индонезия, Төркия кебек илләрдә дәвам иттерә. Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлекне дә җайга салырга ниятлибез. Чыгарылышларның бер өлеше белем алуын моннан ике ел элек ишекләрен ачкан Болгар ислам академиясендә дәвам итә ала, - диде Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин.

Шәех, доктор Мөхәммәд Матар Сәлим бин Абид Әл Кәгъби Шейх Татарстан мөселманнары һәм Россия ислам институтының Россиядә ислам динен таратуга зур өлеш кертүен билгеләп узды. Ул җылы каршы алганнары өчен вуз җитәкчелегенә рәхмәт җиткерде һәм киләчәктә мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы