Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фондында үзенчәлекле балаларны социаль-көнкүреш күнекмәләренә өйрәтәләр

23 сентябрь 2019 ел 16:40
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фондында үзенчәлекле балаларны социаль-көнкүреш күнекмәләренә өйрәтәләр

Бүген, Мөхәррәм аеның 24-нче көнендә, Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы сабыйлар – үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен аш-су буенча мастер-класс уздырылды. Чара балаларда социаль-көнкүреш күнекмәләрен булдыру максатыннан «Доктор Лизаның гадел ярдәме» («Справедливая помощь Доктора Лизы») халыкара иҗтимагый хәйрия оешмасы белән берлектә оештырылды. Мастер-класста 50 бала һәм шул санда волонтер катнашты.

Чара башында кунаклар хозурына «#Һәрвакыткеше!» («#Всегдачеловек!») видеоролигы тәкъдим ителде. Алга таба сәламләү сүзләре белән «Доктор Лизаның гадел ярдәме» оешмасы президенты Татьяна Константинова мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул чарада катнашучыларны әйләнә-тирә дөньяга киңрәк карарга, безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә мөмкин кадәр ешрак булышырга чакырды. Моннан тыш, ул Татарстандагы партнерларына ярдәм күрсәткәннәре һәм мастер-класс үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Алга таба кунаклар өй печеньесы әзерләү буенча мастер-класска креште. Кулинария осталыгы процессы белән «Туган авылым» комплексы шеф-повары Динара Кәримуллина җитәкләде. Волонтерлар ярдәме белән үзенчәлекле сабыйлар төрле формадагы печеньелар ясады. Тәм-томнар пешкән арада оештыручылар кунаклар өчен «Дактиль әлифба» дәресе үткәрде һәм ишарә теле нигезләрен аңлаешлы формада җиткерде. Чара күмәкләшеп чәй эчү белән төгәлләнде: балалар һәм аларның әти-әниләре үзләре ясаган печеньелардан авыз итеп карады.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте халыкның социаль яктан якланмаган бик күп катламнарына ярдәм күрсәтү буенча мөһим башлангычларны актив рәвештә гамәлгә ашыра. Әлеге эшчәнлек, нигездә, мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан башкарыла. Фондның иң мөһим башлангычларыннан берсе – авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программа. Әлеге программа 2016 елдан бирле эшләп килә. Әйтик, 2018 елда фонд мәрхәмәтле кешеләр һәм гаммәви мәгълүмат чаралары ярдәмендә 71 баланың тернәкләнү һәм дәвалану курсын, шулай ук 3 сабыйга катлаулы операция бәясен түләү өчен акча җыеп түләде. Фонд канаты астындагы бәләкәчләрнең күпчелеге ДЦПның авыр формаларыннан интегә һәм аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә.

Авыру балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән тагын бер әһәмиятле проект булып «Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк» проекты тора. Ул Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырыла. Татарстан өчен уникаль саналган әлеге проектның 2017 елның ноябрендә башланган беренче сезоны кысаларында 130 гаилә өчен 500ләп дәрес үткәрелде. Яңа сезонда проект «Хәят» исеме астында эшли башлады һәм үзенә йөрүчеләр санын 250 кешегә кадәр арттырды.  Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәккә йөрү бушлай.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы