Бүген, Мөхәррәм аеның 25-нче көнендә, Лаеш районы мөхтәсибәтендә Татарстан Республикасының барлык имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары җыелды - биредә квалификация күтәрү курслары башланып китте. Хәзрәтләргә һөнәри әзерлекләрен ныгытырга танылган дин һәм социогия галимнәре булыша.
Белем күтәрү курсларының беренче ике көнендә мөхтәсибләргә һәм казыйларга белем бирүче остазлар арасында - Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, КФУның Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире Олег Маврин һәм конфликтолог Резеда Галихуҗина. Дәресләрдә шәригатьтә мирас һәм гаилә хокукы, шулай ук этноконфессиональ конфликтлар белән идарә итү, милли куркынычсызлык системасында экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау, дингә кагылышлы Россия Федерациясе законнарының үтәлеше турында сөйләнә, иң зур һәм актив мәхәллә һәм мөхтәсибәтләрнең эшчәнлек тәҗрибәләре өйрәнелә һ.б.
Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган квалификация күтәрү курслары Диния Нәзарәтенең Пленум утырышы белән төгәлләнәчәк.