Татарстан имамнары һәм казыйлары өчен укулар башланды

24 сентябрь 2019 ел 14:43
Татарстан имамнары һәм казыйлары өчен укулар башланды

Бүген, Мөхәррәм аеның 25-нче көнендә, Лаеш районы мөхтәсибәтендә Татарстан Республикасының барлык имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары җыелды - биредә квалификация күтәрү курслары башланып китте. Хәзрәтләргә  һөнәри әзерлекләрен ныгытырга танылган дин һәм социогия галимнәре булыша. 

Белем күтәрү курсларының беренче ике көнендә мөхтәсибләргә һәм казыйларга белем бирүче остазлар арасында - Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, КФУның Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире Олег Маврин һәм конфликтолог Резеда Галихуҗина. Дәресләрдә шәригатьтә мирас һәм гаилә хокукы, шулай ук этноконфессиональ конфликтлар белән идарә итү, милли куркынычсызлык системасында экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау, дингә кагылышлы Россия Федерациясе законнарының үтәлеше турында сөйләнә, иң зур һәм актив мәхәллә һәм мөхтәсибәтләрнең эшчәнлек тәҗрибәләре өйрәнелә һ.б. 

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган квалификация күтәрү курслары Диния Нәзарәтенең Пленум утырышы белән төгәлләнәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы