«Дин һәм фән»: Казанда Диния Нәзарәтенең чираттагы ачык лекциясе укылачак

30 сентябрь 2019 ел 15:35
«Дин һәм фән»: Казанда Диния Нәзарәтенең чираттагы ачык лекциясе укылачак

2 октябрьдә Казанда Диния Нәзарәтенең «Лекторий» яшьләр проекты кысаларында чираттагы ачык лекциясе укылачак. Очрашуда дин һәм фәннең тыгыз бәйләнеше, кешенең Җир шарында урыны һәм роле, Ислам тәгълиматларының фәнни дәлилләре, Исламның фәнни ачышларга мөнәсәбәте турында сүз барачак. 

Спикер буларак Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә һәм Хәнәфи мәзхәбе буенча мәкаләләр һәм китаплар авторы Әхмәт әл-Хәнәфи чыгыш ясаячак.

Керү — ирекле. Лекция Кол Шәриф мәчетендә 18.30-да башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы