Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Укытучылар көне белән котлавы

05 октябрь 2019 ел 09:24
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Укытучылар көне белән котлавы

Хөрмәтле укытучылар! Кадерле мөгаллимнәр, остазлар!

Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Бүген сез мөһим һөнәри дата – Укытучылар көнен билгеләп үтәсез. Бу уңайдан мин мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә, аеруча мөселман югары уку йортлары, мәдрәсәләр, ислам мәктәпләре мөгаллимнәренә аларның яшь буынга гыйлем бирү һәм тәрбияләү буенча фидакарь хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Остазларга җәмгыять һәм Аллаһы Тәгалә каршында олы җаваплылык йөкләнгән – алар үз укучыларына хак һәм дөрес гыйлем бирергә һәм аларны мөселман өммәтенең лаеклы дәвамчылары итеп тәрбияләргә, шулай ук Исламның асыл кыйммәтләрен, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм бәһасез рухи мирасын тапшырыга тиешләр.

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: “Галим дәрәҗәсе гыйбадәт кылучыныкыннан шуның кадәрле өстен ки, Минем һәм сезнең арадан иң лаексыз кеше арасындагы аерма кебек. Кешеләрне яхшылыкка чакыручыларга Аллаһының рәхмәте ява, һәм аңа фәрештәләр, күк һәм җир әһелләре, хәтта кырмыска оясындагы кырмыскалар да дога кыла”.

Мин үзенең гомерен мөгаллим һөнәре белән бәйләгән һәркемгә Раббыбызны рәхмәтенә, гыйлем юлында куйган тырышлыклары өчен Аның әҗер-савапларына ирешергә телим. Аллаһы Тәгалә сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм күңел тынычлыгы, сәләтле шәкертләр һәм эшегездә уңышлар насыйп әйләсә иде.

Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы