Чүпрәле имамнары җыелышында шәһәдәтнамәләр тапшырылды

09 октябрь 2019 ел 17:32
Чүпрәле имамнары җыелышында шәһәдәтнамәләр тапшырылды

Бүген, сәфәр аеның 10-нчы көнендә, Чүпрәле районы Җәмигъ мәчетендә район имам-хатыйблары, имам һәм абыстай- мөгаллимәләрнең җыелышы узды. Чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, район башлыгы Марат Гафаров катнашты. Утырыш Татарстанда игълан ителгән Өлкәннәр декадасы кысаларында үтте.

Көн тәртибендә мөгәллимәләрнең яңа уку елына хәзерлекләре, имам-хатыйбларга һәм имамнарга шәһәдәтнәмәләр тапшыру һәм башка төрле сораулар каралды. Чара Коръән уку белән башланып китте.

Утырышның көн тәртибенә куелгән мәсьәләләр буенча, район мөхтәсибенең урынбасары итеп, Иске Кәкерле авылы “Самат” мәчетенең имам-хатыйбы Илһам хәзрәт Шаммасов бертавыштан сайланды. Шулай ук, мөхтәсибнең яшьләр белән эшләү һәм социаль үсеш бүлеген җитәкләүне Илмир Измайловка йөкләделәр. Мөхтәсибнең оештыру бүлеген җитәкләгән Фәргать Нәүметов исә мөхтәсибнең ревизия комиссиясе рәисе вазифасын да башкарачак.

Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов ел дәвамында үткәрелгән эшләргә, чараларга тукталды. Динебезне, тарихны һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча шактый эш башкарылуын билгеләп, моңа сөенүен белдерде. Алга таба да игелекле, күркәм эшләрнең дәвамлы булын теләде. Һәр эштә теләктәшлек белдергән һәм ярдәм күрсәткән район башлыгы Марат Гафаровка олы рәхмәтләрен әйтте.

Моннан тыш, җыелышта гошер сәдакасы җыю кампаниясенең нәтиҗәләре чыгарылды. Быел район буенча 40 тоннадан артык гошер сәдакасы җыелды, бу бакчаларда үстерелгән бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш һ.б. Гошер сәдакасы беренче чиратта мохтаҗларга ярдәм буларак, шулай ук мәдрәсәләргә тапшырылды.

Данир хәзрәт Шәрәфетдинов республикабыздагы үзара салым программасын тәҗрибә буларак ассызыклап, сәдакаларны мәчет яннарын, зиратларны тәртипкә китерү, ямьләндерү, төзек тоту һәм башка мәсьәләләргә тоту кирәклеген әйтте.

Мәчетләр каршындагы уку елы курсларын башлап җибәрү мәсьәләсенә дә тукталды мөхтәсиб. Бу урында ул имам-хатыйбларга, абыстай-мөгаллимәләргә мөрәҗәгать итеп, безнең киләчәгебез – балалар, дип, аларны дини укуларга җәлеп итү мөмкинлеген күрергә чакырды. Шулай ук, киләсе елларда, Яңа Чүпрәле авылы мәчете каршында эшләгән “Мәрҗән” тәрбия үзәге мисалында, яшь буын белән тәрбияви, әхлакый юнәлештә эшчәнлек алып баруга игътибарын юнәлтте. Дини мәҗлесләрне, Коръән уку бәйгеләрен олылар белән генә түгел, ә үсеп килүче яшь буын катнашында үткәрергә кирәклеген ассызыклады. Мәчетләрдәге уку-укыту тәртибе турында тулырак район мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия абыстай Шәрәфетдинова сөйләде.

Район башлыгы Марат Гафаров район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдиновка, имам-хатыйбларга, имамнарга, абыйстай-мөгаллимәләргә җәмгыятьтә дини гыйлемне арттыру һәм халыкны әхлакый тәрбияләү өлкәсендәге тырышлыклары, фидакарь хезмәтләре өчен, шулай ук район һәм авыл җирлекләре тормышында актив катнашканнары өчен олы рәхмәтләрен белдерде, Өлкәннәр көне уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров хәзрәтләргә, абыйстайларга халыкны рухи һәм дини тәрбияләүдә уңышлар теләде. Шулай ук мәҗлес барышында мөфти киңәшчесе мәчет имамнарына үз вазыйфаларын нәзарәт тарафыннан бастырылган "Нигезләмә" нигезендә башкарырга кирәклеген искәртеп китте. “Кулга-кул тотынып алга таба да бердәм булып яшәргә, эшләргә насыйп булсын иде”, – диде. Ул үзенең чыгышын вәгазьләр, хәдисләр сөйләп дәвам итте.

Очрашу ахырында район имам-хатыйбларына, имамнарга – барлыгы 27 дин әһеленә шәһәдәтнамәләр тапшырылды.

Чара өйлә намазы уку белән тәмамланды. Ахырдан, Өлкәннәр көне декадасы уңаеннан, мөхтәсибәт тарафыннан аш мәҗлесе үткәрелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы