Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты “Ибн Таймиянең тәүбәгә килүе”н нәшер итте

03 июнь 2020 ел 14:08
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты “Ибн Таймиянең тәүбәгә килүе”н нәшер итте

Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты “Ибн Таймиянең тәүбәгә килүе” исемле тарихи документны дөньяга чыгарды. Китапчыкта ялган сәләфиләргә бәйле темаларның берсе – юлбашчылары саналган Әхмәд ибн Таймиянең (һиҗри белән 661-728 еллар) язма рәвештә тәүбәгә килү тарихы яктыртыла. Ул аның үз кулы белән 707-нче елда язылган. Тәүбә кылу тексты “Нәҗм әл-Мухтади вә раҗм әл-мүгътади” китабыннан алынган, аның авторы – Ибн әл-Мүгаллим әл-Кураши – тәүбә текстын үз күзләре белән күргән вакыйгалар шаһите була. Шунысы мөһим, әһле-сөннәт галимнәре әлеге документның дөреслеген шик астына куймый. Аерма аларның бу тарихи документка карата мөнәсәбәтләрендә генә: берәүләр Ибн Таймиянең ихласлыгына ышаналар, икенчеләре аны чынлап та үз карашларын үзгәртмәгән, ә бары тик мәҗбүр ителеп кенә үкенгән, дип саный. Әлеге басмада укучылар бу фикерләрнең һәммәсе белән дә җентекләп таныша, ялган сәләфиләрнең ялгыш карашта булуларына инана ала.

Китапчыкны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36 нчы йорт. Тел.: +7(960)072-74-63.

Склад: Казан шәһәре, Газовая ур., 14-нче йорт. Тел.: +7(966)250-00-09.

Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы