Мөселман яшьләре форумында экваторны билгеләп үттеләр

19 август 2020 ел 15:57
Мөселман яшьләре форумында экваторны билгеләп үттеләр

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 29-нчы көнендә (19-нчы августта), X Мөселман яшьләре форумында катнашучылар җыенның яртысын тәмамлады һәм символик экватор ноктасына килеп җитүне билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, быел Мөселман яшьләре форумы үзенең форматын төптән үзгәртте. Оештыручылар катнашучыларның кызыксынуларын истә тотып 5 мәйданчык булдырды: Коръән, әдәп-әхлак, медиа, социаль проектлар һәм туризм. Һәр тематик секция кысаларында экспертлар эшли һәм яңа практик күнекмәләргә өйрәтү алып барыла. 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 100 катнашучының һәркайсы үзенә ошаган бер мәйданчыкны сайлап алган.

Шулай итеп, проект мәйданчыгында «Куркуны ничек җиңәргә?» темасына лекция белән «Түбәтәй» челтәренә нигез салучы Солтан Сафин чыгыш ясады. Форумда катнашучыларга социаль грантлар турында Социаль өлкә инновацияләре һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар үзәге җитәкчесе Антон Дыганов сөйләде. Ислам бизнесы этикасы турында РИУ мөгаллиме, гакыйдә, хәнәфи фикъһе буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд әл-Хәнәфи таныштырды. Медиа мәйданчыгында лекцияләр белән блогерлар һәм маркетологлар чыгыш ясады. Алар катнашучыларга инстаграм алып барганда күзәтелүче хаталар, үз хезмәтләреңне интернет аша сату тәртипләре һ.б. турында чыгыш ясады. Туристлык мәйданчыгында белгечләр катнашучыларга спорт һәм хәләл туризм турында сөйләде. Спикерлар арасында танылган туристик блогер Газизә Ракитская бар иде. Әдәп-әхлак мәйданчыгында лекцияләр белән Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, социология фәннәре кандидаты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм башкалар чыгыш ясады. Үз чыгышларында алар белем алуның файдасы, нәфес белән көрәшү ысуллары һ.б. турында сөйләде. Коръән мәйданчыгы кысаларында балалар көн саен тәҗвид, мәхраҗ һәм башкалар өстендә тырышлык куя. Аларга бу эштә Некаддам остаз һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллимәсе Ландыш Ибраһимова ярдәм итә.

Моннан тыш, бүгенге көнне Мөселман яшьләре фестивале кәрәзле элемтә чараларыннан баш тартып уза. Телефоннардан башка гына форумда катнашучылар сәяхәткә чыкты. 

Форум Алабугада үтә һәм ул 2020 елның 22 августына кадәр дәвам итәчәк.

Мөселман яшьләре форумы яшьләргә үз-үзләрен күрсәтергә генә түгел, ә берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Яшьләр форумында катнашучылар тәкъдим иткән кайбер проектлар Татарстан Республикасы мөфтияте һәм районнардагы мөхтәсибәтләр тарафыннан уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Мәсәлән, аларның иң популярлары булып: намаз укырга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча «Ислам. Беренче адымнар» проекты, өммәт алдында торган иң мөһим мәсьәләләр буенча фикерләшү өчен “Лекторий”, авыру балаларны дәвалау өчен «Ак кәгазьгә яңа тормыш» хәйрия акциясе һәм башкалар тора. Шул рәвешле Форумны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль проектлары генераторы дип атарга була.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы