Хөрмәтле җәмәгать! Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺгә берәр кеше турында начар сүз сөйли башласалар, ул: «Сез җитмеш сәбәп табып булса да, ул кешене акларга тырышыгыз», – дип әйтә торган булган. Бөтен гыйлем – Аллаһы Тәгаләдә. Адәм баласы, күпме генә гыйлем алса да, нинди генә тоемлау сәләтенә ия булса да – беркайчан да Раббысы белгәнне белә, аңлый алмас. Чын дөреслекне белми торып, үзеңне дә, башкаларны да бутарга ярамый. Шуңа күрә без, берәрсе килеп, берәүне яманларга тотынса, иң элек гайбәт таратуны туктатып: «Аллаһы Тәгалә - яхшырак белүчедер», – дип әйтик, кардәшләр. Нинди генә эшкә тотынсак та, Аллаһы Тәгаләдән хәерлесен сорыйк Һәм Аллаһыдан да яхшырак Белүче юк һәм булмаячагын онытмыйк.
Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин.