Татарстан мөселманнарының VIII Корылтае көн тәртибендәге ТР Мөфтиен сайлау турындагы мәсьәлә буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып Камил хәзрәт Сәмигуллин күрсәтелде һәм ул делегатлар тарафыннан бертавыштан сайланды. Камил хәзрәткә 36 яшь, ул – Коръән-хафиз, күпсанлы иҗазәтләр иясе, Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе галиме, татар, иске татар, гарәп, төрек телләрен белә, БИА докторанты, КФУ аспиранты, ислам фәннәре буенча китаплар авторы һәм тәрҗемәчесе, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күпсанлы башлангычларын эшләтеп җибәрүче, өйләнгән, 4 бала атасы.
Нәзарәтнең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумында тавыш бирү нәтиҗәсендә ТР Баш казыена кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев күрсәтелде һәм ул шулай ук делегатлар тарафыннан сайланды.
VIII Корылтай барышында Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның беренче урынбасары да сайланды. Съезд делегатлары игътибарына Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары вазыйфасына кандидат итеп Илфар хәзрәт Хәсәнов тәкъдим ителде һәм сайланды.
Шулай ук Корылтайда катнашучылар нәзарәтнең уставына үзгәрешләр дә кабул итте. Татарстан мөселманнарының VIII Корылтае бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшыру һәм Коръән укып тәмамланды.