Мөфти Түбән Кама төзәтү колониясендә тоткыннар белән очрашты

14 июль 2021 ел 14:11
Мөфти Түбән Кама төзәтү колониясендә тоткыннар белән очрашты

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 4нче көнендә (14нче июльдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Камада урнашкан 4нче номерлы төзәтү колониясендә булды. Очрашуда мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе әгъзасы Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, мөфтият тарафыннан әлеге колониягә билгеләнгән куратор Фәнил хәзрәт Ибраһимов катнашты. Хәзрәтләрне 4-нче номерлы төзәтү колониясе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Цырик каршы алды һәм бүгенге очрашуга килергә теләүчеләрнең эштән азат ителүен хәбәр итте.

Тоткыннар белән очрашу әлеге колониядә эшләүче “Ихлас” мәчетендә узды – мөфти хәзрәтнең вәгазен һәм үгет-нәсыйхәт сүзләрен тыңларга 25 кеше килде. Очрашу барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин, гадәттәгечә, рухи вә тәрбияви эчтәлекле нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, Коръән аятьләреннән аңлатмалар китерде һәм тоткыннарның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Мөфти хәзрәт Раббыбыздан гафу сорарга, тәкәббер булмаска кирәклеген аңлатты. Сүз шулай ук корбан вә хаҗ аеның фазыйләтләре, изге гамәлләр башкаруның савабы хакында барды. Җәзага тартылган мөселманнарны күбрәк гөнаһлардан тәүбә кылу, Аллаһы Раббыбызга дога белән мөрәҗәгать итү, гыйбадәтләрне башкаруга бәйле сораулар борчыды, күз тию, сихер, хәләл һәм хәрам ризыкларны аеру буенча аңлатмалар бирелде. Тоткыннар республика хәзрәтенә үзләренең тормышта булган хәлләре белән уртаклаштылар, күңелләрен бушаттылар, киңәшләр сорадылар. Иректән мәхрүм булган дин кардәшләребезне Татарстан мөфтие исә мөмкин кадәр ешрак дога кылырга һәм тәүбә итәргә өндәде.

Мөфтият вәкилләре иректән мәхрүм ителгән дин кардәшләргә колониягә Корбан бәйрәме уңаеннан 20-дән артык баш корбанлык тапшырылачагы турында хәбәр итте. Шул рәвешчә, гает көннәрендә корбан итеннән пешкән аштан берьюлы 600дән артык кеше авыз итә алачак.

Колониядәге мәчеткә Фәнил хәзрәт Ибраһимов белән очрашуга пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә барлыгы 60ка якын тоткын килә. Хәзрәт аларның дини сорауларына җавап бирә, җомга вәгазьләре укый. Җәза үтәүчеләр өчен Рамазан аенда сәхәр һәм ифтар ашлары оештырыла.

Түбән Камага сәфәре вакытында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук юлчылар өчен махсус төзелгән Барок авылы мәчете белән танышты, биредә тудырылган мөмкинлекләрне карады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана