Татарстан мөфтие Коръәннән аятьләр укып KazanSummit-ны ачып җибәрде

28 июль 2021 ел 13:44
Татарстан мөфтие Коръәннән аятьләр укып KazanSummit-ны ачып җибәрде

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 18нче көнендә, “Казан-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә XII «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2021» халыкара икътисади саммиты үз эшен башлап җибәрде. Әлеге чараны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръәннең “Хаҗ” сүрәсеннән аятьләр укып һәм дога кылып ачып җибәрде. Тантаналы ачылышта Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Максим Решетников, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы Президентының баш киңәшчесе Мөҗәһит Кучукылмаз, SMIIC – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының стандарт һәм метрология институты генераль сәркатибе Ихсан Овют һәм башкалар катнашты.

– “Россия – Ислам дөньясы” саммиты ачылышында барыгызны да сәламлим. Татарстанның зур командасына әлеге зур чараны оештырганы, аның 12 мәртәбә узуы өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Үзенчәлекле вәзгыятькә карамастан, күзгә-күз очрашып, дөньяның ничек үзгәрүе, Россиянең ислам дөньясы өчен ачык булуы, яңа мөмкинлекләргне файдалану һәм Ислам дөньясы белән багланышлар турында сөйләшү мөмкинлеге бар, – диде Максим Решетников тантанада. Министр ассызыклаганча, хәләл ул – ил эчендә дә, экспорт потенциалына да ия икътисад секторы.

Аннары катнашучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, федераль хакимият әлеге вакыйгага зур игътибар бирә һәм киләчәктә РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм башка федераль структураларның мөмкинлеген җәлеп итеп, саммит яңа дәрәҗәгә чыгачак. “Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге – безнең Президентыбыз билгеләгән өстенлек. Ышанам ки, без бу форумны анда катнашучылар өчен мөмкин кадәр уңайлы һәм файдалы итеп ясарбыз», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Саммит тантаналы төстә ачылганнан соң, Татарстан Президенты, РФ икътисади үсеш министры, Татарстан мөфтие һәм саммитның башка мөхтәрәм кунаклары Russia Halal Expo хәләл-индустрия күргәзмәсе белән танышты. Быел күргәзмәнең мәйданы 5000 квадрат метрны тәшкил итә. «RUSSIA HALAL EXPO 2021» күргәзмәсендә төрле өлкәләрдән үз продукциясен 60 экспонент тәкъдим итте.

RUSSIA HALAL EXPO Халыкара хәләл-индустрия күргәзмәсендә Россиянең иң зур мөселман медиахолдингларының берсе – Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты да катнаша. Ике көн эшләячәк павильоннарда “Хозур ТВ" мөселман телеканалы (ул Россиядә беренче мөселман каналы) һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан чыгарылган дини әдәбият стендлары тәкъдим ителә.

Россия компанияләреннән тыш, үз стендларын Төркия, Индонезия, Бәһрәйн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Кыргызстан, Казахстан һәм Әзербайҗан вәкилләре оештырды.

Шулай ук Russia Halal Expo мәйданчыгында татар кулинариясе һәм яулык бәйләү буенча һ.б. мастер-класслар оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана